7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә.
Кече Лызи авыл китапханәсе “Сәламәт буын өчен” дип исемләнгән калейдоскоп үткәрде. Уенда 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрде, дару үләннәре турында, дөрес туклану, витаминнар сайлау һ.б.турында китаплар, брошюралар һәм вакытлы басма матбугат тәкъдим итте. Малайларда "Тотып карап бел", "Ис буенча бел" уеннары зур кызыксыну уятты. Балалар күзләрен бәйләгән килеш яшелчә һәм җиләк-җимешләрне танырга тырыштылар. Сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен бозган яки хуплаган мультипликация геройлары турында да искә төшерделәр: Винни Пух кебек къп ашарга, Леопольд кебек дус булырга, «Мойдодыр» герое кебек юынмаска һ. б. Дөрес туклануга аерым игътибар бирелде, чөнки гадәттә балалар чипсылар һәм газлы су белән тамак ялгап ала бит. Тотрыклы рәвештә тукланырга, аксымнарны, майларны һәм углеводларны туклану режимына кертергә кирәклеге турында балалар табышмаклар, викториналар аша белделәр: нинди продуктларда углеводлар бар, көчлеләр нәрсә ашый, күз күрүен яхшырту өчен нинди җиләкләр ашарга кирәк. Витаминнарның әһәмияте турында һәм алар нинди азык-төлектә булганлыгын «Приключение Тани и Вани в стране продуктов» мультфильмын карап белделәр.