Һәр елның 8 апрелендә дөнья күләмендә бик матур бәйрәм үткәрелә. Ул – Халыкара кошлар рәсемен ясау көне. Бәйрәмнең таләбе бер генә: кош рәсемен ясыйсы һәм аны кемгә дә булса бүләк итәсе. Бу ярыш та түгел, рәсем ясаучының осталыгы да мөһим саналмый. Иң мөһиме – тирә-юньгә шатлык тарату һәм гади генә матур гамәлләрнең дә башкаларга сөенеч, рәхәт мизгелләр таратуын онытмау.
Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Исәнмесез, кошкайлар!» дип аталган эко-батл үтте. Чарага килгән кунаклар – Балтач гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары кошлар турында бик күп мәгълүмат алды, үзләренең белемнәрен дә сынады. Ә бәйрәмнең асылы – кош рәсемен ясау һәм аны дустыңа бүләк итү - балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.