7 апрельдә «Хыял» яшьләр үзәге Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек өчен хәрәкәт» дип аталган спорт чарасы үткәрде. Чарада Балтач урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге башкара. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы.