«Җир һәм йолдызлар улы»

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

8 апрель көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан «Җир һәм йолдызлар улы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. А.П. Романовның «Сыны голубой планеты» китабына күзәтү ясалды. Белемнәрне тикшерү өчен укучыларга Ю.Гагарин турында кызыклы сораулар белән тест тәкъдим ителде. Укучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International