Балтач «Наз» үзәге белгечләре коррекцион сыйныф балаларына «Әкият юллары буйлап» дигән интерактив уен үткәрделәр

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

6 апрель көнне «Бергә күңелле» клубы эше кысаларында Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Карадуган гимназиясенең коррекцион сыйныфында белем алучы 10 укучы өчен «Әкият юллары буйлап» дигән интерактив уен үткәрделәр.

Белгечләр алдан ук команда уенына әзерләнделәр. Балалар уенга бик теләп кушылдылар, үз җавапларын җентекләп уйладылар һәм җиңүгә омтылдылар. Уен барышында белгечләр белән берлектә рус һәм чит ил язучыларының әкиятләрен, шигъри әкиятләр, халык әкиятләрен һәм башкаларны искә төшерделәр.

Интерактив уен балаларның күзаллауларын үстерү белән генә чикләнмичә, аларның коллективта берләшүенә дә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International