Яшьләр эшләре министры урынбасары белән Балтач районы яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясе сөйләшенде

2021 елның 2 апреле, җомга

2 апрель көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Наил улы Садыков, территорияләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Газинур улы Сәгыйтов, территорияләр белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Булат Камил улы Хатмуллин игътибарына Балтач район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин Балтач районы яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен тәкъдим итте. Шулай ук әлеге утырышты районыбызның яшьләре, җитәкчеләре дә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International