Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия»

2021 елның 2 апреле, җомга

2021 елның 9 апрелендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.

«Кайнар линия» телефоны: (843)236-00-71

Шулай ук сорауларны +7 (939) 345-37-50  WhatsApp телефон номеры буенча җибәрергә мөмкин.

Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International