Балтач районының иҗтимагый Советы утырышында яңа рәис сайланды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрель көнне Балтач районы башкарма комитетының утырышлар залында районның иҗтимагый Советының чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендә Балтач районының иҗтимагый Советының яңартылган составы белән танышу һәм  иҗтимагый Советының рәисен сайлау мәсьәләсе каралды.

Иҗтимагый Совет әгъзалары үзләре арасыннан рәис итеп Равил Әсхәтдин улы Таҗетдиновны сайладылар. 2013 нче елдан бирле Иҗтимагый Совет рәисе вазыйфасын башкарган «Хезмәт» район газетасы мөхәррире Вакыйф Мансур улы Зәкиев Балтач район башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International