30 март көнне Норма мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Конкурста җирлекләрдән 5 гаилә катнашты: Кече Лызидан Егоровлар, Нормадан Миннебаевлар, Салавычтан Фарзиевлар, Яңгулдан Щербаковлар, Соснадан Закировлар. Алар жюрига һәм тамашачыларга милли киемнәрдә гаиләләренең шәҗәрәләрен тәкъдим итеп, үз халыкларының гореф-гадәтләрен, матур концерт номерлары күрсәттеләр. Катнашучылар конкурска зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр һәм конкурсның мәгънәсен тулысынча ачтылар. Аларның һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлеге бар иде. Конкурсның муниципаль этабында Норма авылыннан Миннебаевлар гаиләсе җиңүче булды. Хәзер алар безнең районны зона этабында 9 апрельдә Теләчедә тәкъдим итәчәк. Уңышлар сезгә!