Су басу зоналарында яшәүче халыкка үзләренең йорт яны территорияләрендә превентив чаралар үткәрергә кирәк

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Быел язгы ташу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән һәм узган елдан аерылып тора. Быел республикада кар катламы бик зур, өстәвенә, кар калынлыгы түгел, ә дым булуы мөһим. Ул быел республика буенча нормадан якынча 1,5 тапкыр артып китә һәм бу язгы ташу вакытында билгеле бер тискәре эзләр сала.

Быелгы ташу кече елгаларда боз калынлыгы белән дә характерлана, ул күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артып китә. Үзәннәре төбенә кадәр боз түшәлгән кече елгалар, шулай ук боз калынлыгы 3 метрга кадәр булган үзәннәр дә бар. Бу кече елгаларда шактый күп су җыелу куркынычы булган участоклар барлыкка килергә мөмкин, ягъни боз җыелып, кар суын үткәрүгә комачауларга мөмкин дигән сүз.

Язгы ташу вакытында мөһим булган икенче момент - гидротехник корылмаларның торышы. Боз зурлыгын исәпкә алып, су агызгычларның аварияләрсез эшләве мөһим, алар боздан, чүп-чардан һәм кардан чистартылырга тиеш.

Су басу зоналарында яшәүче халыкның да ташуларга каршы чараларны уздыруда роле зур. Аларга документларын, кирәкле әйберләрен алдан әзерләргә, мөмкин булганча подваллардан азык-төлекне алырга, йорт хайваннарын куркынычсыз урынга чыгарырга кирәк. Йорт яны территориясенең торышы турында кайгыртырга, аны кардан чистартырга һәм канаулар казырга кирәк.

Бары тик уртак көч белән генә республикада су басуның тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International