«Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» уенының финалы

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

«Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» спорт-күңел ачу уены - ул «иң спортлы гаиләне» ачыкларга ярдәм итүче җитезлек, көч һәм дуслык бәйрәме.

2021 елның 30 мартында «Хыял» яшьләр үзәгендә «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән спорт - күңел ачу уенының финалы узды.

Финал уеннарында Смәел авыл җирлегеннән Хаҗиевлар, Норма авыл җирлегеннән - Закировлар, Балтач шәһәр җирлегеннән - Сөләймановлар, "Балтач газ" оешмасыннан - Закировлар, "Мегаом" җәмгыятеннән - Галимуллиннар гаиләләре катнашты.

Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча Галимуллиннар гаиләсе - 3 урын, Закировлар гаиләсе ("Балтач газ" оешмасы) - 2 урын, Норма авыл җирлегеннән Закировлар гаиләсе 1 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International