Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

2021 елның 27 марты, шимбә

Бүген, 27 март көнне Балтач бистәсе һәм Чепья авылының үзәк урамнарында күркәм традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов танышты.

Районның шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре район халкын киң ассортименттагы товарлар һәм түбән бәяләр белән сөендерделәр. Киштәләрдә ит, балык, сөт һәм сөт әйберләре, ашлык, фураж, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык әйберләре, камыр ризыклары, тәм-томнар, тозлау һ.б. бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International