Куныр авыл китапханәсендә рухи-әхлакый тәрбия турында әңгәмә булып узды

2021 елның 26 марты, җомга

Хәзерге заман шартларында кызларга рухи-әхлакый тәрбия бирү - бик әһәмиятле, кирәкле чараларның берсе. Шушы максаттан чыгып, Куныр авылы китапханәсендә яшүсмер кызлар белән очрашуга Балтач  районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хәкимҗанова Ф.К. һәм врач-гинеколог Камалиева Н.Н. чакырылды. Түгәрәк өстәл сөйләшүе бик күп сорауларны үз эченә алды: гаиләдә кыз бала тәрбиясе, беренче мәхәббәт, булачак әни, сәламәтлек, яшүсмер гигиенасы. Сөйләшү бик җанлы үтте. Кызлар бик күп файдалы киңәшләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International