19 мартта Смәел авыл китапханәсендә "Безнең балачак" дип исемләнгән ике буын очрашу кичәсе булып үтте. Алар - балачакларын сугыш чоры һәм сугыш арты елларының юклыгы белән үткәргән сугыш чоры балалары һәм бүгенге бер кайгысыз, тук, бөтен заман балалары. Очрашу кичәсенә килгән өлкәннәр авыр балачаклары, мәктәптә ничек укулары, күмәк хуҗалыкта эшләүләре турында сөйләделәр. Авылның шагыйре Фаварис Галиев үзенең иҗаты белән таныштырды. Балалар өлкәннәргә шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар.