Габдрахманова Фәүзия Нури кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 25 мартында Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманова Фәүзия Нури кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел» җәмгыятенең кадрлар буенча инспекторы Гөлсимә Кашапова юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Фәүзия Нури кызы озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Тормыш иптәше Гарифулла абый белән 66 ел бергә гомер кичергәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр, унөч оныклары һәм егерме өч оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International