Балтач районы делегациясе Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.
Балтач районыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Хөснетдинова «Өченче буын герое» номинациясендә җиңүче булды.

