2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының чираттагы утырышы булып узды.
Көн тәртибендә 2021 нче елга Координация советының планнары, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы, район оешмалары һәм предприятиеләрендә Координация советының күчмә утырышлары, 2021 нче елга Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты карамагындагы оешмаларда хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган хезмәт законнары һәм башка норматив-хокукый актларның үтәлешен тикшерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук утырышта 2020 елда Координация советы эшенә йомгак ясалды.
(1).jpg)