«Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсында катнашырга чакырабыз

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 15 февральдән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан итте.

Конкурсның максаты - гаилә традицияләрен саклау һәм үстерүгә, буыннар элемтәсен ныгыту, Ватан һәм гаилә тарихына кызыксыну уяту, тарихи аң һәм патриотизм хисе тәрбияләү, гражданнарны архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итү.

Конкурс ике – муниципаль һәм республика этапларында уздырыла. Муниципаль этап эшләрен Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсенә: 422250, ТР, Балтач районы, Балтач штп, Ленин урамы, 63 йорт адресы буенча тапшырырга була.

2021 елгы «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрү тәртибе, сроклары, шартлары һәм критерийлары турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтының «Эшчәнлек//грантлар, Архив конкурслары//грантлар һәм архив конкурслары буенча мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин: https://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2694835.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International