Перфилов Михаил Алексеевич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2021 елның 1 мартында Сала Көшкәт авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Перфилов Михаил Алексеевич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хакимова, җаваплылыгы чикләнгән "Дуслык" җәмгыятенең кадрлар буенча белгече Надежда Матвеева юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International