1 март көнне Татарстан Республикасы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваленең гала-концерты узды.
Фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашты, алар «Хореография», «Вокал», «Халык иҗаты» номинацияләрендә өч яшь категориясендә җиңү өчен көрәштеләр. Проектның зона этаплары Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда узды. Финалга катнашучыларның 20% тан кимрәге - 193 бала үтте.
Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбенең «Тыпыртон» («Топотушки») удмурт хореография коллективы «Хореография» номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - Петрова Галина Денисовна).
Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы «Халык иҗаты» номинациясендә 3 нче урынны яулады (җитәкчесе Иванова Алина Александровна). Котлыйбыз!
.jpg)