Фәния Зариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 елның 28 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипова Фәния Зариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Кара-Күл» җәмгыятенең элекеге директоры Фирдәүсә Фәрхетдинова юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны, шәһәр җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта Фәния апа тормыш иптәше Галимҗан абый белән улы Азат, килене Диләрә тәрбиясендә яши. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, унбер оныгы, унтугыз оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International