«Алтын балык - 2021»

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

28 февраль көнне «Хыял» яшьләр үзәге район Балыкчылар берлеге белән берлектә Нормабаш авылы плотинасында ел саен үткәрелә торган «Алтын балык - 2021» балык тоту фестивале үткәрде. Балык тотуда 27 кеше катнашты.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Иң беренче балыкны тотучы – Гарипҗанов Алмаз

Иң зур балык тоткан балыкчы – Ришат Булатов (18,5 см)

Иң күп балык тоткан балыкчы – Бариев Линар (22 шт)

Иң яшь балыкчы – Гыйльманов Риаз (11 яшь)

Иң өлкән балыкчы – Зыятдинов Карам (Балтач, 75 яшь)

Хатын-кыз-балыкчылар – Гыйльманова Адилә, Нәҗметдинова Ләйсән, Зыятдинова Миләүшә

Иң тиз боз бораулаучы - Бариев Линар 

Иң ерак җирдән килгән балыкчылар – Мортазин Марсель, Мельников Евгений, Салихов Раил (Яр Чаллы);

Кышкы балык тоту буенча чемпион – Бариев Линар (Малмыж)

Традиция буенча фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар пылау, уха һәм коймак белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International