Михайлова Анна Романовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның 26 февралендә Биктәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Михайлова Анна Романовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов, җаваплылылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллин да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

Анна Романовна озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы тәрбиясендә яши, сигез бала тәрбияләп үстергән, унөч оныгы, тугыз оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International