Гайфетдинова Зәмзәмия Галимҗан кызының 90 яшьлек юбилее

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 25 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайфетдинова Зәмзәмия Галимҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Балтач район бүлеге җитәкчесе Рафил Ногманов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны, шәһәр җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта Зәмзәмия Гәйфетдинова улы Габделхәй, килене Сәрия тәрбиясендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы, җиде оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International