17 - 23 февральгә кадәр узган "Мин хәтерлим" акциясе кысаларында "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре сугыш елларының авыр кайгыларын кичергән социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә-хатирәләр үткәрделәр, Бөек Ватан сугышы виртуаль музеенда Татарстан Геройлары батырлыклары белән таныштырдылар. Сугыш ветераннары солдатларның алдынгы батырлыгы, гади халыкның тылдагы фидакарьлеге турында сөйләделәр.