Мәгариф форумы 26 - 28 февральдә «Идел» яшьләр үзәге базасында «Эчке туризм:глэмпинг һәм ял итүнең башка яңа концепцияләре» узачак, һәм ул муниципаль районнарда эчке һәм читтән килү туризмы потенциалын ачуга, кунакларны җәлеп итүнең яңа форматларын формалаштыруга, туризм өлкәсенә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен җәлеп итүгә һәм кунакчыллык өлкәсендә кадрларның компетенцияләрен арттыруга багышланачак.
Белем бирү программасы глэмпинг өлкәсендә бизнес-проектны башлап җибәрүнең төп блокларын ачачак:концепция һәм финанслар, юридик мәсьәләләр, төзекләндерү һәм инженерлык челтәрләре, сервис һәм стандартлар, маркетинг һәм алга этәреш, муниципалитетларда туризмны үстерүнең матди һәм матди булмаган ресурсларын анализлау. Укуларның бер көнендә Россиядә глэмпингны үстерүнең уңышлы кейслары каралачак, ә алган барлык белемнәрне форумда катнашучылар форумның практик өлешендә ныгыта алалар.
Форумда катнашу өчен туризм продуктлары булдыру белән кызыксынучы эшкуарлар, шул исәптән КФХ башлыклары, туризм һәм сервис өлкәсе хезмәткәрләре, event-менеджерлар, кунаклар кабул итү өлкәсендәге проектлар авторлары, шулай ук муниципалитетларның туризм тармагын үстерүдә үзләрен сынап карарга теләүче башка муниципаль районнар вәкилләре чакырыла.
Катнашу өчен 23 февральгә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк:https://forms кgle/Uufz758xpa8pb5V39.
Чараны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, "ТатНефть" ГАҖ һәм Президент грантлары Фонды, Питрәч районы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла.
Чарада катнашу турында тулырак мәгълүматны Аграр яшьләр берләшмәсендә (843)221-75-97 телефоны буенча алырга мөмкин.