22 нче февраль көнне Чепья авыл җирлегенең Арбор авылында хәрби хезмәт вакытында һәлак булучыларга багышланган волейбол ярышлары булып узды. Ярышта барлыгы 4 волейбол командасы катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар хәрби хезмәт вакытында һәлак булган солдатларның каберләренә веноклар салдылар.



