21 нче февраль көнне "Кызыл юл" кооперативы беренче кышкы спартиакада уздырды. Спартакиада программасы үз эченә хоккей, мини-футбол, капчык сугышы, граната ату, чана-коляскалар парады һәм башка күңелле ярышларны алды. Әлеге матур чара бәйрәм төсен алып, концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән кунаклар кайнар чәй, камыр ризыклары, пылау һәм шашлык белән сыйландылар.