Россия Герое Олег Исаев истәлегенә багышланган гаскәрләр арасында традицион турнир

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Бүген, 22 февраль көнне «Сабантуй» ял паркында Россия Федерациясе Герое Олег Николаевич Исаев истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган гаскәрләр арасында ел саен үткәрелә торган «Киез итекле хоккей» һәм «аркан тарту» шәхси-команда спорт ярышлары узды.

Ярышларда катнашучыларны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов сәламләделәр һәм котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International