Хөрмәтле райондашлар!
Бәйрәм көннәрендә районыбызда учачак чаралар белән таныштырабыз:
20 февраль 10.00 сәг. - «Дулкын» йөзү бассейнында 2007-2008 елгы, 2009-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге
20 февраль 11.00 сәг. - «Балтач» спорткомплексында 2003-2004 елгы егетләр арасында Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә багышлап көрәш буенча район беренчелеге
20 февраль 11.00 сәг. - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсендә мөмкинлекләре чикле китап укучылар белән "Туган телем – иркә гөлем" дип аталган шигъри альбом чарасы
20 февраль 19.00 сәг. - «Батыр» яшьләр үзәгендә ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча ярыш
20 февраль 20.30 сәг. - автокинотеатрда «Мужество останется в веках» фильмы күрсәтелә
21 февраль – Туган тел көне уңаеннан һәр китапханә аккаунтында "Милләт яшәр, Теле булса биеклектә!" дип аталган онлайн әдәби челлендж
21-22 февраль 19.00 сәг. - Балтач мәдәният үзәгендә җырчы Данир Сабиров концерты
21 февраль 9.00 сәг. - «Хыял» яшьләр үзәгендә яшьләр арасында бадминтон ярышы
21 февраль 10.00 сәг. - «Балтач» спорткомплексы хоккей тартмасында хатын-кызлар командалары арасында хоккей турниры
22 февраль 11.00 сәг. - «Сабантуй» ял паркында Россия Герое Олег Николай улы Исаев истәлегенә багышланган итекле хоккей ярышы
22 февраль 10.00 сәг. - Нормабаш авылы плотинасында балыкчылар арасында «Алтын балык» балык тоту ярышы
22 февраль 11.00 сәг. - «Сабантуй» ял паркында оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре арасында ярыш
23 февраль – Һәр китапханә аккаунтында көчле, ихтиярлы ир-егетләр турындагы китапларга багышланган буктреллер күрсәтеләчәк
24 февраль 19.00 сәг. - Балтач мәдәният үзәгендә «Бәйрәм итә егетләрнең асыллары!» дип исемләнгән бәйрәм концерты