Фатыйхова Рауза Баһаветдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 19 феврале, җомга

2021 елның 19 февралендә Янгул авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Фатыйхова Рауза Баһаветдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнәндә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

Рауза Фатыйхова озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы, унике оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International