Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия республика халкын элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясендәге белдерүләрдә, яисә модератор адресына язылган элмә такталарда һәм мәгълүмат табличкаларында татар телендәге исемнәрдә һәм язмаларда расланган хаталар белән, электрон һәм/яки «конкурс җиңүчесе» Дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырган ун җиңүче билгеләнә.