Шеңшеңәр авылы һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган митинг

2021 елның 19 феврале, җомга

15 февраль көнне Балтач «Форпост» үзәге Балтач районының Шеңшеңәр авылы һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан митинг уздырды.

Митингта Балтач «Форпост» үзәге директоры Гилемҗанов Ф.Ш., Шеңшеңәр мәктәбе директоры Адрахманов И.Г., Әфган сугышы ветераны Шакиров Я.А., укытучылар составы һәм «Форпост» отряды әгъзалары катнашты.

Чара ахырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International