Балтач районы 2020 елда терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика эшен оештыру нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасында

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика оештыру эшенә зур өлеш кертүе өчен һәм Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитеты оешуга 15 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы барышында терроризмга каршы комиссия рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International