«Факел» клубында Әфган сугышы ветераннары белән очрашу узды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 елның 16 февралендә «Факел» клубында түгәрәккә йөрүчеләр Әфган сугышы ветераннары, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашты. Очрашуны Ф.Г. Шәрифуллин үзе, үзенең тормыш юлы, армиядә хезмәт итүе турында сөйләүдән башлады. Иң мөһиме – тәрбияләнүчеләр батырлык кына түгел, Ватанга, туганнарга һәм якыннарына карата зур мәхәббәтнең безнең сугышчыларыбызга бу сугышта көрәшергә һәм өйләренә кайтырга ярдәм итүен аңлады. Очрашудан соң түгәрәккә йөрүчеләр арасында өч төрле спорт ярышы булды. Балалар озынлыкка сикерү, отжимание һәм дартс буенча ярыштылар.

Барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

10 яшькә кадәргеләр категориясендә:

1) Мөхәрләмов Гадел

2) Мөхәммәтшин Рөстәм

3) Хөсәенов Раян

11 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендә:

1) Мамыков Савелий

2) Гатауллин Сәет

3) Сөләйманов Солтан

Шулай ук бокс түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан күрсәтмә чыгышлар да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International