«Милли тел – милләт җаны»

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлек җитәкчесе Нәҗметдинова Люция Мәсхүд кызы һәм шушы ук бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәб Әбугали кызы Җамалиева, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Хади Такташ исемендәге әдәби премия,  Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары,  ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, бик куп жырлар авторы Рәмис Аймәт белән «Милли тел – милләт җаны» дип аталган очрашу кичәсе үтте. Очрашу җирле язучылар, китапханәчеләр, актив китап укучылар катнашында җылы мөхиттә узды. Кичә барышында шагыйрьнең иҗаты бар яктан ачылып, Балтач китап сөючеләрендә ихлас хисләр тудырды. Рәмис Аймәтнең сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр аны укучысына тагын да якынайтты.

Фәнни-методик бүлек җитәкчесе Нәҗметдинова Люция Мәсхүд кызы Балтач районы китапханәләре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, китапханәчеләр алдында яңа бурычлар белән таныштырды, бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәб Әбугали кызы Җамалиева китапханәчеләр белән якыннан аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International