2021 елның 12 февралендә Югары Субаш авыл җирлеге Көшкәтбаш авылында "Уңыш" ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы һәм халык җыены булып узды. Анда Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, җирлек башлыгы Вафин Ранис Борисович, Уңыш ҖЧҖ директоры Хәсәнҗанов Гомәр Мөбәрәкҗан улы, Уңыш ҖЧҖ белгечләре, хезмәт коллективы, җирлек депутатлары, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Көшкәтбаш авылы халкы, район оешмалары вәкилләре катнашты.
Хезмәт коллективы җыелышы узган елга йомгак ясады, белгечләрнең, "Уңыш" ҖЧҖ директорының, җирлек башлыгы, чакырылган вәкилләрнең отчетларын тыңладылар.