2021 елның 12 февралендә Югары Субаш авыл җирлегендә Тукай исемендәге ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы һәм Югары Субаш авылында халык җыены булып узды. Анда Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоатович, җирлек башлыгы Вафин Ранис Борисович, Тукай исемендәге ҖЧҖ директоры Мөхәммәтгалиев Рамил Наил улы, Тукай исемендәге ҖЧҖ белгечләре, хезмәт коллективы, җирлек депутатлары, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге халкы, район оешмалары вәкилләре катнашты.
.jpg)
Хезмәт коллективы җыелышы узган елга йомгак ясады, белгечләр, Тукай исемендәге ҖЧҖ директоры, җирлек башлыгы, чакырылган вәкилләрнең отчетларын тыңладылар.