2021 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр. "Ватанны саклаучылар" паркында бу вакыйгага багышланган митинг узды. Әфган сугышын узган ветераннар кулларында гвоздикалар белән килделәр, һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм венок куйдылар. Кунаклар күп иде: вафат булган сугышчыларның әниләре, тол калган хатыннары, туганнары һәм якыннары.
Шулай ук әфганчылар "Батырлар аллеясы"нда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә венок салды.
Чараның икенче өлеше, котлау-тәбрикләүләр район мәдәният үзәгендә дәвам итте, биредә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган концерт куелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Балтач районы әфганчылар советы рәисе Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин Әфган сугышы ветераннарын котладылар.
Әфган жиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 32 ел вакыт узып та киткән. Үлем белән күзгә-күз очрашкан солдатларыбызның батырлыгын онытырга хакыбыз юк!