Гашыйклар көне алдыннан, Балтач Үзәк китапханәсе "Китапка гашыйклар көне"н билгеләп үтте. Чараның кунаклары Балтач мәктәбе һәм гимназиясе укучылары булды. Укучылар һәр биремдә иҗади һәм креатив фикерләп, уен-конкурсларда да актив катнаштылар. Командалар классик әсәрләребезгә: "Галиябану" һәм "Ромео и Джульетта"га да мөрәҗәгать итте, мәхәббәт турында матур әдәбиятны да тыңлап үтте.