12 февраль көнне Әфган сугышының 32 еллыгы уңаеннан, Балтач район Үзәк зурлар китапханәсендә "Әле һаман да сызлый яралар..." дип исемләнгән очрашу – кичә узды. Очрашуда Әфган сугышы ветераннары - Галимов Фәрит Габдракип улы, Шәрифуллин Фәрит Гомәр улы, Балтач гимназиясенең 8 А сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар, тын калып, әфганчыларның куркыныч сугыш турындагы истәлек хатирәләрен тыңладылар. Очрашу документаль фильм, китапларга күзәтү белән алып барылды.
.jpg)