Смәел авыл җирлегендә халык җыены һәм “Смәел” җәмгыятенең отчеты булып узды. Җыенда Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач районы прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Низамиев Айрат Шәкертҗан улы, районның бүлек җитәкчеләре катнашты. Үткән елга, эшләнгән эшләргә хисап ясалды. Хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Бүләкләүләр матур җыр-бию белән үрелеп барды.
.jpg)