Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 2021 нче елның 12 нче февралендә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе базасында «Бергә күңелле» клубы эше кысаларында коррекция сыйныфының 10 укучысы өчен «Олы йөрәк белән» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр. Белгечләр якынлашып килүче бәйрәмнәр, аларның барлыкка килү тарихы буенча фикерләшү уздырдылар. Һәр кеше үз йөрәгендә үзенә кадерле булган кешеләр өчен урын табарга тиеш дигән уртак нәтиҗә ясадылар.
Әңгәмәдән соң укучылар үзләренең якыннары һәм яраткан кешеләре өчен кечкенә генә открыткалар ясадылар, аларга рәхмәт сүзләре һәм котлаулар яздылар. Аларның кайберләре мәктәп "валентинкалар почтасында" үз урыннарын алды, ә кайберләрен балалар үзләренең якыннарына бәйрәм көнендә бүләк итәчәкләр.