"Тегү эше" кабинетындагы чираттагы шөгыль практик эш форматында узды. Шөгыль башында социаль хезмәтләр алучылар тегү машиналары турында, аларны сатып алганда ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләштеләр. Чакырылган тегү остасы Әлфия Шәфигуллина тегү серләре белән уртаклашты. Тегүче остазлары астында күп балалы гаилә кызлары "Түбәтәй" татар милли баш киемен ясау эшен башлап җибәрделәр. Башта нигезен, аннары өске катламын да ясарга өйрәндек. Түбәтәйләрне бизәүне катнашучылар киләсе очрашу вакытында дәвам итәчәкләр.