Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышы

2021 елның 12 феврале, җомга

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы 11 февральдә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров үткәрде.

Утырышта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов катнашты.

Шулай ук видеоконференция режимында узган утырышта Балтач районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе һәм әгъзалары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International