10 февральдә юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннарын котлау

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2021 елның 10 февралендә 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары - Ор авылында яшәүче Маһикамал Хаҗиевага, Смәел авылыннан Мәсхүдә Хәйруллинага, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Чапшар авылыннан Фагыйлә Закировага район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International