Нөнәгәр авыл җирлеге яңалыклары. 2020 елга хисап җыелышы

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

6 февраль көнне Чутай авылы мәдәният йортында Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты һәм «Кызыл юл» кооперативының 2020 елга хисап җыелышы булды. Еллык эш нәтиҗәләре белән «Кызыл юл» кооперативы рәисе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы, кооперативның тармак җитәкчеләре, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Әхмәтханов Әлфрид Заһир улы, шулай ук Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы чыгыш ясады.

«Кызыл юл» кооперативының алдынгы терлекче, механизаторларына бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International