Мәгариф оешмалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 8 февраль көнне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты.

Секцияләр иртәдән гимназиядә, Таузар балалар бакчасы-башлангыч мәктәбе һәм Карадуган балалар бакчасында башланды. Семинарга килүчеләр игътибарына дәресләр дә, дәрестән тыш эшчәнлек тә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International