«Хәтерне йөрәкләрдә саклыйк!»

2021 елның 7 феврале, якшәмбе

Февраль аенда балалар, яшүсмерләр белән бәйле ике халыкара дата бар. Алар: Яшь герой-антифашистны искә алу көне һәм Халыкара солдат-балалар көне.

Шул уңайдан 5 нче февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы укучылары катнашында «Хәтерне йөрәкләрдә саклыйк!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар герой-пионерларга багышлап узган чарада аларның тормыш юлы, кылган батырлыклары хакында тыңладылар, алар турында документаль фильм карадылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International