«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»н ачу тантанасы

2021 елның 5 феврале, җомга

Бүген район мәдәният үзәгендә «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»н ачу тантанасы узды.

– Безнең район территориясендә бик күп милләт вәкилләре яши. Алар үзара дус һәм тату яши, халыклар һәм конфессияләр арасында каршылыклар юк, – дип башлады үзенең чыгышын район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм балтачлыларны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән котлап, изге теләкләрен ирештерде.

Район башлыгы ТАССР төзелүгә 100 ел булу уңаеннан, юбилей флагын архивка тапшырды. Сәхнәгә бер-бер артлы биючеләребез, җырчыларыбыз, ансамбльләр күтәрелде. Һәр чыгыш җирле халыкның бердәм, дус-тату яшәвен күрсәтә.

Әлеге тантанада дүрт ел элек фаҗигале төстә вафат булган райондашыбыз - Таузар авылы кызы, танылган журналист, диктор Эльвира Ибраһимова истәлегенә узган шигырь бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләп үттеләр. «Җаным һаман сезнең янда яши» дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе быел районда икенче мәртәбә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International